news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Югары уку йортларында быел буш урыннар күп булырга мөмкин
Студентлар саны җитмәү, бәлки, югары уку йортларына бердәм дәүләт имтиханы планкасын үзгәртергә мәҗбүр итәр, дип саный мәгариф министры Наил Вәлиев
Скопировать ссылку
(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Республика югары уку йортларында абитуриентларга быел 41 меңгә якын урын тәкъдим ителә икән. Шулардан бюджет исәбенә 50,2 процент, коммерция нигезендә 49,8 процент абитуриент укырга кабул ителә, дип белдерде бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев.
“Ләкин югары уку йортларында буш урыннар да артып калуы ихтимал. Чөнки бердәм дәүләт имтиханында күп кенә укучылар математикадан сынау үтә алмады. Бу исә аларга югары уку йортына укырга барырга киртә булачак, шул сәбәпле быел студентлар да аз булырга һәм бу, үз чиратында, югары уку йортлары мөгаллимнәрен кыскартуга китерергә мөмкин”, - диде министр.
Аның әйтүенчә, студентлар саны җитмәү, бәлки, югары уку йортларына бердәм дәүләт имтиханы планкасын үзгәртергә мәҗбүр итәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot