news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәл вакытында дистанцион уку турында закон проекты май аенда кертеләчәк

Документ даими рәвештә онлайн-белем бирүне кертүне күздә тотмый.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Югары әзерлек режимы яки гадәттән тыш хәл игълан ителгәндә дистанцион укыту турында закон проектын май аенда Дәүләт Думасына кертергә планлаштыралар. Бу хакта «Парламентская газета»га Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Лилия Гомәрова хәбәр итте.

«Май аенда кертергә планлаштырган закон проекты дистанцион белем бирү системасын камилләштереп бетерәчәк. Пандемия аркасында Россиякүләм рәвештә дистанцион укуга күчкәннән соң, без мондый төр укытуда проблемалар күрдек. Документ тулы кыйммәтле белем бирүне оештыру өчен хокукый һәм методик базаны формалаштыра», — дип сөйләде Гомәрова.

Аның сүзләренә караганда, илдә югары әзерлек режимы яки гадәттән тыш хәл булган очракта, дистанцион укыту режимын кертү вәкаләтләре Мәгърифәт һәм Фән һәм югары белем бирү министрлыкларына йөкләнәчәк.

Гомәрова мондый чараларны Россия буенча гына түгел, ә аерым төбәкләрдә, хәтта муниципалитетларда да кертергә мөмкин булачак, дип ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100