Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида быел өч мәктәп төзекләндереләчәк
Чкалов исемендәге мәктәптә капиталь ремонт 23 мартта ук башланган. Әлеге мәктәп төзелгәнгә – 78 ел
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорски муниципаль районында быел өч мәктәп – 3 нче, 6 нчы һәм Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе ремонтлана. Чкалов исемендәге мәктәптә капиталь ремонт 23 мартта ук башланган. Әлеге мәктәп төзелгәнгә – 78 ел, дип хәбәр итә “Заман сулышы” хәбәрчеләре.
Әлбәттә, мондый өлкән “яшьтәге” бина өчен шундый киң масштабтагы ремонт эше бик кирәк. Директоры Равил Гыймаев сүзләренчә, мәктәпнең түбәсе 1998 елда алмаштырылган, 2003 елда эчке ишекләр куелган булган. Болары - өлешчә генә башкарылган эшләр. Ә хәзергесе - тулы куәтенә баручы, эш күләме зур булган ремонт.
Укучылар Иске Шөгер мәктәбендә белем ала. Анда укулар ике сменада алып барыла. Киләсе уку елына, дөресрәге, 15 августка кадәр ремонтны төгәлләп бетерергә, диелгән. Эшне “Универсалстрой” җәмгыяте башкара. Иң элек барлык тәрәзәләрне (174 тәрәзә) пластикка алмаштырганнар.
Шулай ук җылыту торбалары алыштырыла. Керә торган ишек, мәктәп алдындагы баскыч, запас ишекләр - барысы да яңача булачак. Ашханә белән спортзалны да укучылар танымый торырлар әле. Идәннән түшәмгә кадәр яңартылып, буйый торганы буялып, төзекләндереләчәк. Шулай ук санузелларны алмаштыралар. Барлык эшләр дә укучыларга җайлы, уңайлы булачагын истә тотып башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз