Бүген республика мәктәпләрендә Салымнар буенча белемнәр көне уза

Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе тарафыннан оештырыла. Һәм укучыларның салымнар буенча белемнәрен баетуны күз алдында тота.
(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Бүген Казанда 83 нче лицейда һәм республиканың башка белем бирү учреждениеләрендә Салымнар буенча белемнәр көне уза. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда министр А.Гыйльметдинов, Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе М.Шаһиәхмәтовның катнашуы көтелә.

Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе тарафыннан оештырыла. Һәм укучыларның салымнар буенча белемнәрен баетуны күз алдында тота. Федераль салым хезмәте хезмәткәрләре “Мәктәп эскәмиясеннән алып салымнарга кагылышлы культураны тәрбияләү” дигән темага чыгышлар ясаячак.