Энгель Фәттахов "WorldSkills Russia" турында: "Безнең бурыч - Казанда узачак финалда җиңү"

ТР Мәгариф һәм фән министры ТР җыелма командасы әгъзалары - ИФО "WorldSkills Russia" чемпионаты ярымфинал җиңүчеләре белән очрашты

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ТР җыелма командасы әгъзалары  - ИФО "WorldSkills Russia" чемпионаты ярымфинал җиңүчеләре белән очрашты.

Очрашу алдыннан Татарстан Республикасында WorldSkills Russia төбәк координация үзәге җитәкчесе, Казан педагогика көллияте директоры Әнфисә Җәләлова журналистларга сөйләгәнчә, "WorldSkills Russia" илкүләм чемпионаты ике этапта уза. Беренче этап - 10 федераль округта ярымфиналлар. Икенче этап - суперфинал - 19-23 майда Казанда үтәчәк.

16 кешедән торган ТР җыелмасы күптән түгел Самарадан әйләнеп кайтты, анда Идел буе федераль кругы буенча чемпионатның ярымфиналы узды. Анда 15 компетенция буенча 13 төбәк катнашкан. 15 һөнәрнең 11ендә ТР җыелмасы призлы урыннарны биләгән. Гомумкоманда зачетында Татарстан командасы беренче урынны алган. Татарстан җыелмасы барлыгы 11: 4 алтын, 3 көмеш һәм 4 бронза медаль белән кайткан.

Үзләре очрашкан кыенлыклар турында сөйләгәндә, Әнфисә Җәләлова урта һөнәри белем бирү стандартларының халыкара дәрәҗәдәге стандартларга туры килмәве хакында сөйләде. Хәзерге вакытта бу проблема РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан хәл ителә.

  "Без быел урта һөнәри уку йортларына керергә теләүчеләр саны артыр дип өметләнәбез. WorldSkills International сертификаты дөньяның теләсә кайсы илендә эшкә кабул ителү хокукын бирә. Әгәр безнең белгеч чит илдә стажировка узарга тели һәм WorldSkills сертификаты белән килә икән, ул эшкә кабул ителергә хокуклы. Бүген яшьләр эшче һөнәрләрне сайлый, чөнки матди стимуллаштыру артты һәм эшкә урнашу гарантиясе дә бар", - дип сөйләде Әнфисә Җәләлова.

Министр белән очрашуга, җиңүчеләрдән тыш, егетләрне конкурска әзерләгән көллият директорлары-экспертлары да килгән иде. Министр җиңүчеләргә алдан вәгъдә ителгән бүләк - IPadлар тапшырды, директорлар акчалата премия алды.

Егетләр Самара узган конкурстан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Алар фикеренчә, бәйге җиңел генә узмаган, көндәшләр дә көчле булган. 

"Безнең алдагы бурыч - Казанда узачак Россия финалында җиңү. Безгә эшче һөнәрләрне алга этәрергә кирәк, без дөрес юнәлештә барабыз, дип саныйбыз. Быел 9нчы сыйныфтан соң урта һөнәри уку йортларына китәргә теләүчеләр артты. Югары белем алу мөмкинлеге һәрчак бар. Аның каруы, кулыгызда һөнәр була. Яхшы эретеп ябыштыручы беркайчан да эшсез калмый", - диде Энгель Фәттахов.