news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда инклюзив белем бирү проблемалары турында фикер алышачаклар

Халыкара конференция Казан инновацион университетында 18 һәм 19 мартта узачак.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 18 һәм 19 мартта В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Инклюзив белем бирүнең өстенлекле системасы» темасына X Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Россия, Бөекбритания, Германия, Перу, Украина галимнәре инклюзив белем бирүне оештыру мәсьәләләре, ата-аналар инфантилизмы проблемасы һәм аның нәтиҗәләре, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле студентларын эшкә урнаштыру, профориентация эше мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Конференциядә инвалидлыкны кисәтүгә, балалар үлемен киметүгә, сәламәт гаилә культын формалаштыруга юнәлдерелгән «Человек экологичный» проекты тәкъдим ителәчәк. Конференция катнаш форматта узачак. Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән, шулай ук Бөекбритания, Украина һәм Германиядән онлайн режимда катнашучылар кушылачак. Конференция турында тулы мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100