news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районы укытучылары белем бирүнең яңа алымнары белән уртаклашты

Чара укытучыларның һәм гимназия укучыларының «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Ютазы районы укытучылары белем бирүнең яңа алымнары белән уртаклашты
yutazy.ru/

(Ютазы, 15 март, «Татар-информ», «Ютазы таңы»). Бу көннәрдә Ютазы районы Урыссу гимназиясендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар теле һәм әдәбиятын иҗади укыту алымнары һәм ысуллары» дигән темага төбәкара семинар булып узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Семинар эшенә район укытучыларыннан тыш, республикабызның Бөгелмә районыннан, күрше Башкортстан Республикасының Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.

Чараны гимназия директоры Гөлдания Белалова ачты. Ул мәктәп тормышы, укучыларның укудагы нәтиҗәләре белән таныштырды. Кунаклар хозурына ачык дәресләр, мастер класслар күрсәтелде.

Районның мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина районда милли мәгариф эше турында чыгыш ясады. Чара укытучыларның һәм гимназия укучыларының «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100