Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан мәктәпләрендә смартфон куллануны чикләргә җыеналар
«Смартфонсыз мәктәп» проекты «цифрлы гигиена» өчен кирәк, дип искәртә белгечләр.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Башкортстанда «Смартфонсыз мәктәп» пилот проектын гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Төбәк Мәгариф министрлыгы, аерым алганда, мәктәпләрдә укучыларның телефоннардан файдалануны чикләргә киңәш итә. Шул ук вакытта мәктәп укучылары өчен бу тыюның кайчан һәм нинди рәвештә гамәлгә керәчәге ачыкланмаган.
Смартфоннар куллануга чикләү кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең методик рекомендацияләренә нигезләнә.
Искәртеп узабыз, февраль аенда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә укучыларның ата-аналарына дәресләрдә кәрәзле телефоннарны куллану темасы буенча фикер алышырга тәкъдим иткән иде.
Радий Хәбиров ата-аналардан мәктәпләрдә телефоннар кирәкме, дигән сорауга фикерләрен җиткерүләрен һәм тавыш бирүләрен сорады.
«Тәҗрибәм белән уртаклашам: түрәләрнең телефоннарын алдым, аларның эш нәтиҗәлелеге артты», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз