Чирмешәннең Күтәмә урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачарга планлаштыралар

Әлеге мәгариф оешмаларында өлешчә ремонт ясау һәм аерым фәннәр буенча кабинетлар ачу өчен һәр мәктәпкә 1 миллион 600 мең сум акча бирелгән.

(Чирмешән, 15 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Быел Чирмешәннең Күтәмә урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачарга планлаштыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган елны, «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында, Чирмешәннең 1нче, Лашман мәктәпләрендә, кадетлар мәктәп — интернатында һәм Чирмешән лицеенда шундый үзәкләр эшли башлады.

Әлеге мәгариф оешмаларында өлешчә ремонт ясау һәм аерым фәннәр буенча кабинетлар ачу өчен һәр мәктәпкә 1 миллион 600 мең сум акча бирелгән. Технология, информатика һәм хәвефсез тормыш нигезләре кабинетлары яңа җиһазлар белән тулыландырылган.

Мәктәпләр өчен сатып алынган яңа җиһазлар исәбендә күпфункцияле корылмалар, ноутбуклар, мобиль һәм интерактив комплекслар, 3D-принтерлар, аккумуляторлы дрельләр, җилемле пистолетлар, электр пычкылары (лобзик), медицина тренажерлары, манекеннар, беренче ярдәм комплектлары бар.

-Мондый үзәк ярдәмендә безнең лицей укучылары, үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачып, төрле яклап үсә алачак. «Үсеш ноктасы» үзәге мәктәп укучыларына сыйфатлы, заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтте, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итә, — ди Чирмешән лицее директоры урынбасары Лилия Шәйхетдинова. — Үзәк базаларында «Робототехника», «Куркынычсызлык мәктәбе», «Шахматлар — мәктәптә» түгәрәкләре эшли.