news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда укытучыларга шәхси ноутбуклар сатып алачаклар

Татарстан дәүләт, муниципаль һәм башка мәгълүмат системаларына, шулай ук интернетка куркынычсыз керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Татарстан мәктәпләре укытучылары өчен шәхси ноутбуклар сатып алу планлаштырыла.

«Татарстан дәүләт, муниципаль һәм башка мәгълүмат системаларына, шулай ук интернетка куркынычсыз керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Шуңа ул „Цифрлы мәктәп“ стандарты буенча мәгариф оешмаларының IТ-инфраструктурасын формалаштыра торган федераль проектка керде», — дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Проектны 2022-2023 елларда гамәлгә ашырырга җыеналар. Ул мәгариф оешмаларын матди-техник база белән җиһазландыруны, кабельле системаларны, локаль хисаплау һәм Wi-Fi челтәрләрен модернизацияләүне күздә тота. Быел учреждениеләрне тикшерү һәм проект документациясен ясау планлаштырыла.

Моннан тыш, «Татарстан Республикасында электрон мәгариф 2.0» проектын гамәлгә ашыру башланачак. Ул «Татарстан Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасын киңкүләмле модернизацияләү белән бәйле.



news_right_1
news_right_2
news_bot