Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында сынаштылар
Барлык конкурс нәтиҗәләре буенча тантаналы чара 18 гыйнварга планлаштырылган.
(Кукмара, 15 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Иванова). Кукмарада «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау муниципаль этабы «Ел укытучысына сорау дигән матбугат конференциясе форматында узды.
Анда 11 педагог «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә көч сынашты. Бәйгедә катнашучылар арасында башлангыч сыйныф, инглиз, немец, рус, туган тел, әдәбият, химия, биология, физкультура укытучылары бар иде. Аларга конструктив диалогка сәләтле булуларын, үзара аралашу осталыкларын, бер-береңне тыңлый белү, мобильлелек сыйфатларын күрсәтергә туры килде.
«Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең район этабы икенче ел рәттән яңа пресс-конференция форматында уздырыла. Элек укытучыларның дәрес биреше һәм мастер-класслары гына бәяләнсә, хәзер аларның конференциядә үзләрен ничек күрсәтүләрен дә исәпкә алабыз. Бүгенге чара сорау-җавап формасында булды.
Безнең районда укытучылар бик көчле, аларның төп максатлары балаларга белем һәм тәрбия бирү генә түгел, ә дөньяга үз карашын җиткерә ала торган сәләтле балалар үстерү. Киләчәктә без укытучыларның фикерләрен тыңлап, әлеге конференциягә яңа үзгәрешләр кертәчәкбез, ә бүгенге чарадан мин канәгать, катнашучыларга рәхмәт», — диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.
Конференция барышында белем бирүне цифрлаштыру шартларында педагогик хезмәткәрләрнең грамоталылыгын ничек формалаштырырга һәм үстерергә кирәк, балалар аны хөрмәт итсен өчен укытучы нәрсә эшләргә тиеш, мәктәп директоры булсагыз, нинди үзгәрешләр кертергә теләр идегез, хәзерге буынны ничек тасвирлыйсыз, дигән һәм башка бик күп сораулар яңгырады.
Барлык конкурс нәтиҗәләре буенча тантаналы чара 18 гыйнварга планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз