news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар уза ала

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» бушлай курсына гаризалар кабул итәләр.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар уза ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.     

Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итә.

Укуларны 13-17 яшьлек укучылар узарга мөмкин. Гаризалар МЦК-КТИТС сайтында «IT-Cube» - https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html бүлегендә кабул ителә.

Түләүсез курста укучылар киберкуркынычсызлык нигезләрен өйрәнәләр. Шулай ук социаль челтәрләрдәге төркемнәрне анализларга, шәхси мәгълүматны яклауның төп принципларын үзләштерергә, интернет-киңлекләрне планлаштыру һәм тикшерүләр уздыру күнекмәләрен алырга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнә алачак.

Курс турында мәгълүматны 8 (843) 203-5555 (өстәмә 329, 231) яки 8 (906) 329-08-82 телефоннары буенча алып була.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100