news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов беренче сыйныфка кабул итү тәртибе үтәлергә тиешлеген искәртте

«Беренче класска кабул итүне тәртипкә салырга кирәк», — ди министр.

Рафис Борһанов беренче сыйныфка кабул итү тәртибе үтәлергә тиешлеген искәртте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары өчен киңәшмәдә балаларны беренче сыйныфка кабул итү тәртибе үтәлергә тиешлеген искәртте. Чара 2нче лицей-интернатта узды.

1 февральдән 30 июньгә кадәр конкрет учреждение беркетелгән территориядә яшәүче гражданнар кабул ителә. Әлеге территориядә теркәлмәгән балалар өчен, буш урыннар булган очракта, гаризалар 1 июльдән кабул ителә, ләкин 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча тапшырыла.

«Бу электән алып барыла торган эш. Бу вакытта кайбер җитәкчеләр югалып ала, телефоннарын өйдә оныта башлыйлар. Шуңа күрә бу эшкә махсус күз салачакбыз. Беренче класска кабул итүне тәртипкә салырга кирәк», — дип, министр моңа җәмәгать тә, прокуратура да игътибар итүе турында кисәтте. Мәктәпләр җитмәү сәбәпле, аеруча зур шәһәрләрдә бу авыррак чишелә торган мәсьәлә булуын искәртеп үтте.

Рафис Борһанов, РФ Мәгариф турында ФЗда кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә, башлангыч мәктәпкә кергәндә, абыйлары-апалары шушы уку йортында укый торган балаларга өстенлек биреләчәген әйтте.

«Бу бер гаиләдә яшәүче балаларга кагыла. Әмма буш урыннар булмаганда мәктәп кабул итүдән баш тартырга мөмкин. Мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Бер гаиләдәге балалар бер мәктәптә укырга тиеш», — диде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында мәгълүматтан күренгәнчә, белем бирү оешмасы ММЧ да яки үз сайтында беренче сыйныфка кабул итүдә буш урыннар турында хәбәр итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100