news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Укытучылар арасында коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр бар

Министр укучыларга Covid-19 тан вакцинация үткәрелмәячәген әйтте.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп укытучылары арасында коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр бар. #ТатарстанОнлайн программасында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул хакта әйтте.

«Укытучыларны вакцинацияләү буенча эш бара. Беркемне дә мәҗбүри итү юк, укытучылар, беренче чиратта, үз сәламәтлекләре турында уйланырга тиеш. Вакцинация узарга теләүчеләр бар, тик аларга башка авырулары аркасында ясатырга ярамый. Әгәр табиблар тыймаса, мин дә ясатырга җыенам. Әлегә мөрәҗәгать итмәдем, ләкин ниятем бар», — диде министр.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, укучыларга прививка ясалмаячак.

Министр студентларның 54 процентына грипптан прививка ясалганын әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100