news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Казан федераль университетының Чаллы филиалына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте

Сергей Когогин сүзләренчә, уку йортына матди-техник база булдыруга акча җитми.

Путин Казан федераль университетының Чаллы филиалына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте
kremlin.ru

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казан федераль университетының КАМАЗ өчен белгечләр әзерли торган Чаллы филиалына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Ул бу турыда Ростех башлыгы Сергей Чемезов һәм КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашуда әйтте. Бу хакта Россия Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кызганычка, югары белем буенча мин республика белән хәл итә алмыйм. Биредә яхшы Казан федераль университетының филиалы Автомобиль инженерлары институты бар. Әмма, дөресен әйткәндә, университетка җитди тикшеренү-матди базасы булдыру өчен акча җитми, шулай ук тулай торак кирәк», — диде КАМАЗ генераль директоры. Аның сүзләренчә, мондый базадан башка автоконцерн өчен белгечләр әзерләү катлаулы.

Сергей Чемезов автошәһәрдә Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт технология университеты филиалын төзергә тәкъдим итте, әмма Путин бу идеяне хупламады. Шәһәрдә булган югары уку йорты базасын үстерергә кирәк, дип саный дәүләт башлыгы.

«Бу яхшы университет, яхшы сыйфатлы мәгариф өлкәсе. Ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында уйларга кирәк», — диде Россия Президенты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100