Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУга дистанцион укыту форматын максималь рәвештә кулланырга тәкъдим ителде
Югары уку йорты директорларына дистанцион укытуны оештырырга киңәш иттеләр.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). КФУ институт җитәкчеләренә дистанцион укыту форматын максималь рәвештә кулланырга тәкъдим итте. Югары уку йорты җитәкчелеге бу процессның уңай һәм тискәре яклары турында Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белән фикер алышырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»га университетның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Институт директорларына һәм Юридик факультет деканына, теге яки бу юнәлеш буенча әзерлек программаларын гамәлгә ашыру үзенчәлеген исәпкә алып, уку процессын оештыру өчен дистанцион форматны максималь дәрәҗәдә кулланырга кушылды. Ахыргы карар Роспотребнадзорның территориаль идарәсе белән килешкәннән соң һәм мөмкин булган барлык рискларны исәпкә алып кабул ителәчәк. Әлеге карар лаборатория дәресләренә һәм югары курс студентлары өчен чыгарылыш квалификация эшләрен әзерләүгә кагылмаячак», - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
1 сентябрьдән КФУ студентлары төрлечә белем ала. Россиянең башка илләреннән һәм шәһәрләреннән университет кампусына килмәгән студентлар, хастаханәләрдә булган студентлар дистанцион форматта дәресләрдә катнаша ала.
Моннан тыш, уку планнары мөмкинлек биргән очракта, студентлар гариза язып, дистанцион форматта укуга күчәргә мөмкин. Әмма монда чикләүләр бар, мәсәлән, лаборатор дәресләр үткәрергә ярамый.
«Әйтик, уку елы башыннан кайбер институтларда уку төркемнәренең 40 проценты мондый мөмкинлектән файдаланган инде», - диделәр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.
11 ноябрьдә Россия Мәгариф министрлыгы Россия төбәкләре югары уку йортларына Роспотребнадзорның территориаль органнары белән килешү буенча электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланырга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз