news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар ислам академиясе студенты гарәп теле буенча олимпиада призеры булды

Студентлар олимпиадасы халыкара форум вакытында узды.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясе магистранты Хөсәен Теркәкиев гарәп теле буенча студентлар олимпиадасында эссе бәйгесендә көмеш призер булды. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза.

Олимпиаданы Казан федераль университеты оештырды. Чара «Россия – Африка: сәясәт, икътисад, тарих һәм мәдәният» I Халыкара фәнни форумының бер өлеше булды.

Онлайн-олимпиадада академиянең биш магистранты катнашты.

Студентлар үз көчләрен эссе, язма тәрҗемә, телдән сөйләм, шигърият, синхрон тәрҗемә, телдән сөйләмне аңлау (аудирование) һәм « Объективта гарәп дөньясы» фотоконкурсында сынап карады.

Жюри составына КФУ һәм олимпиадада катнашучы югары уку йортлары педагоглары, шулай ук Мәскәү һәм Санкт – Петербургтан чакырылган укытучылар керде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100