Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тын юллары вирус инфекциясе арту сәбәпле, Татарстанда балалар бакчасы ябылган
Республикада белем бирү учреждениеләрен дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва).Татарстанда уку елы башланганнан алып салкын тиеп авыручылар арту сәбәпле, 77 сыйныфта уку һәм бер балалар бакчасы эшләүдән туктаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Тын юллары вирус инфекциясен кисәтү максатыннан 26 мәктәпнең 77 сыйныфында уку туктаган һәм бер балалар мәктәпкәчә учреждениесе һәм мәктәп-интернатның бер сыйныфы ябылган», — диде спикер.
Казанда 4 мәктәпнең сигез сыйныфыннан 208 бала өйләрендә укый.
Авдонина сүзләренчә, әгәр 20 процент яки күбрәк бала авырса, сыйныфларны ябу турындагы карарны мәктәп директоры яки Мәгариф идарәсе кабул итә.
Балалар арасында Covid-19 вазгыяте укучыларны дистанцион укуга күчерү ихтыяҗы тудырмый. «Дистанцион укуга күчерү планлыштырылмый, алай булмас дип өметләнәм», — диде ул.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручы балалар өлеше 5 проценттан артмый дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз