news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның яшьләр сәясәте федераль дәрәҗәдә янә югары бәяләнде

Андрей Кондратьев Идел буе федераль округы территориясендә Россия Яшьләр һәм балалар берләшмәләре милли советы проектларын гамәлгә ашыруны координацияләячәк

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Андрей Кондратьев Россиянең Идел буе федераль округындагы Яшьләр һәм балалар берләшмәләре милли советы даими вәкиллеге рәисе итеп сайланды.
Мәскәүдә узган Россия Яшьләр һәм балалар берләшмәләре милли советының идарә утырышында әнә шундый карар кабул ителде. Хәзер министр урынбасары Андрей Кондратьев Идел буе федераль округы территориясендә Совет проектларын гамәлгә ашыруны координацияләячәк.
Андрей Кондратьевның сүзләренә караганда, “Россия Яшьләр һәм балалар берләшмәләре милли советының идарә әгъзалары тарафыннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына күрсәтелгән ышаныч – ул Татарстанңа соңгы 15 ел дәвамында яшьләр сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсе”. “Без Советның барлык проектларын хуплап кына калмыйбыз, ә еш кына теге яки бу уртак проектлар һәм программаларның инициаторлары да булып торабыз”, - дип ассызыклады ул.
Россия Яшьләр һәм балалар берләшмәләре милли советы 1992 елның 10 гыйнварында оештырыла. 2000 елдан башлап Совет Ауропа яшьләр форумының тулы хокуклы әгъзасына әверелә.
Совет “Барысы да төрле-төрле – барысы да тигез” дигән Ауропа яшьләр кампаниясе, “Россиянең киләчәге” Илкүләм яшьләр премиясе, “Без бер телдә сөйләшәбез” дигән проектлар конкурсы һәм башка проект-программаларны гамәлгә ашыра. 2009 елда Россия Яшьләр һәм балалар берләшмәләре милли советы инициативасы белән яшьләр арасында мәдәниятара диалогны тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Күпмилләтле Россия” дигән клуб оештырыла, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot