Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Иң күп интернет-проект авторлары - укытучылар. Шул ук вакытта бәйге конкурсантлары арасында укучыларның иҗат төркемнәре сайтларын да очратырга була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Алар белән иртәгә, 15 октябрь көнне, Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә уздырылачак тантанада очрашырга мөмкин булачак.
Финалистлар белән бәйгенең рәсми сайтында инде хәзер үк танышырга була. Татар телендә ясалган файдалы интернет-проектларны барлаучы әлеге бәйге беренче елында ук кырыктан артык конкурсантны үзенә тарта алган. Финалга бары тик утыз гына эш чыккан.
Иң күп интернет-проект авторлары - укытучылар. Шул ук вакытта бәйге конкурсантлары арасында укучыларның иҗат төркемнәре сайтларын да очратырга була.
Бәйге "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләргә географик чикләүләр юк, анда дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән теләсә кем катнаша ала. Иң зур игътибар ресурсның сыйфатына бирелә, дип хәбәр итә www.belem.ru сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз