news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары дәресләрдә финанс белемен үзләштерәчәк

Онлайн-дәресләргә мәктәпләрдә генә түгел, өйдән дә кушылырга мөмкин.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә Татарстан мәгариф учреждениеләрендә финанс грамоталыгы онлайн-дәресләрнең көзге сессиясе башланачак.

Россия Банкының республика буенча бүлекчәсе — Татарстан буенча Илкүләм банк матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектта 6-11 сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашачак.

«Дәресләрдә укучылар җыелган акча, кредит һәм иминиятләштерү, инвестицияләр, салымнар һәм пенсия тупланмалары өчен финанс инструментлары, шулай ук банк картасыннан ничек куркынычсыз файдалану һәм мошенникларга каршы тору турында беләчәк. Моннан тыш, һөнәр сайлауга аерым игътибар биреләчәк. Бу белем тормышта һичшиксез кирәк булачак, һәм аларны мәктәп эскәмиясеннән үзләштерергә кирәк», — диде Татарстан Республикасы буенча Илкүләм банк идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Дәресләр Россиянең финанс өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре катнашында узачак.

Онлайн-дәресләргә мәктәпләрдә генә түгел, өйдән дә кушылырга мөмкин. Дәресләргә кушылу өчен расписание һәм инструкция проект сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot