news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 100 укучысы өчен бушлай бизнес-лагерь оештырыла

Яшүсмерләр өчен онлайн-смена көзге каникул көннәрендә - 12 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр узачак.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның 100 укучысы бизнес-лагерьга бушлай бара һәм эшмәкәрлек эшенә өйрәнә ала. Бу турыда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлык чаралар да заманча укыту ысулларын исәпкә алып оештырылды һәм хәзерге мәктәп укучыларында эшкуарлык компетенцияләрен үстерү максатыннан «уен аша укыту»ны күздә тота», — диделәр министрлыкта.

Онлайн-лагерь көзге каникул көннәрендә — 12 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр узачак. Анда 14 яшьтән 17 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала. Иң актив катнашучыларны смена нәтиҗәләре буенча республиканың шәһәр читендәге комплексларының берсенә өч көнлек бизнес-съездга чакырылачак.

Өч көн дәвамында укучылар экспертлар һәм эшмәкәрләр белән очрашачак, шулай ук үз бизнесын булдыру һәм үстерү өстендә эшләячәк. Смена азагында аларга үз проектларын эксперт комиссиясе каршында якларга туры киләчәк. Программада шулай ук кичке күңел ачу һәм спорт чаралары, уеннар, дискотека  һәм отряд әңгәмәләре  планлаштырылган. Катнашучылар исемле сертификатлар алачак.

 Бизнес-сменага http://moibiz116lager.ru/ сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин.

Чараны «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм «Эшмәкәрлекне популярлаштыру» төбәк проекты буенча Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды уздыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100