Әгерҗедә татар телен өйрәнү курслары ачыла

Дәресләр бушлай үткәрелә.

(Әгерҗе, 14 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 1 октябрьдән Әгерҗе шәһәренең «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә татар телен өйрәнү буенча курслар башларга планлаштыралар. Дәресләр бушлай үткәреләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Курслардан соң сертификатлар биреләчәк.

Барлык теләүчеләрне дә төркемгә җыялар.

Кызыксындырган сораулар буенча Габделкәрим хәзрәткә (89872930463) яки  Рәмзилә Салих кызына (89053713077) шалтыратырга мөмкин.