news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларының 96,7 проценты җылы ризык белән туклана

Башлангычларның 3,3 проценты шәхси сәбәпләр буенча мәктәп ризыгыннан баш тарткан.

Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларының 96,7 проценты җылы ризык белән туклана
Рамил Гали

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда башлангыч сыйныфларда укучы 200 меңгә якын баланың 96,7 проценты җылы ризык белән туклана. Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогларның республика август киңәшмәсенә әзерләгән белешмәдә күрсәтелгән.

Узган уку елында Татарстанда эшләүче 1402 мәктәптә 433599 бала белем алган.

Башлангычта укучыларның 97,6 проценты, ә 5-11нче сыйныфларда укучы балаларның 96,3 проценты мәктәптә җылы ризык белән туклана. Калган укучылар шәхси сәбәпләр буенча мәктәп ризыгыннан баш тарткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100