news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты укучыларга белем бирүдә түбән нәтиҗә күрсәткән районнарны атады

Республикада ике ел рәттән иң түбән нәтиҗә биргән 11 мәктәп бар.

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның 74 мәктәбендә балаларның белемнәрен тикшерү тестлары объектив бәяләнмәгән. Бу — Рособрнадзор мәгълүматлары. Андый мәктәпләр күбрәк Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Аксубай районнарында булган. Татарстан Президенты биремнәрне объектив тикшерү өчен методик эшчәнлекне көчәйтергә кушты.

Әлеге мәсьәлә бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә күтәрелде.

«Без республиканың барлык мәктәпләрендә дә белем бирү сыйфатын тигезләү өчен зур көч куябыз. Кызганычка, Кайбыч, Кама Тамагы, Түбән Кама районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 11 мәктәп, Рособрнадзорның комплекслы диагностик тикшерүе буенча, икенче ел рәттән иң түбән нәтиҗә күрсәтә», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100