news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексын төзү өчен 1,3 млрд сум тотылган

Укучылар өчен мәктәптә цифрлы лабораторияләр, кванториум, остаханәләр, бассейннар, заманча мәгълүмати үзәк булдырылган.

«Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексын төзү өчен 1,3 млрд сум тотылган
Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексын гамәлгә ашыру республика бюджетына 1,3 млрд сумга төшкән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Әлеге мәктәптә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узачак. Алабуга кунаклары белем бирү комплексы белән якыннан танышыр дип көтелә.

1224 балага исәпләнгән «Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексы беренче укучыларын яңа уку елы башында кабул итәчәк. Балалар билингваль һәм полилингваль сыйныфларга бүленеп укыячагы әйтелә. Полилингваль сыйныфларда фәннәр рус, татар һәм инглиз телләрендә, ә билингваль сыйныфларда — рус телендә укытылачак, инглиз һәм татар телләре тирәнтен өйрәнеләчәк.

Мәктәп гуманитар һәм технологик профильләрне үз эченә сыйдырган. Укучылар өчен цифрлы лабораторияләр, кванториум, остаханәләр, бассейннар, заманча мәгълүмати үзәк эшлиячәк. Балаларга фото, телестудия, типография, 3D-модельләштерү, робототехника, мультипликация юнәлешләрендә дә осталыкларын үстерү мөмкинлеге тудырылган.

«Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү комплексын булдыруны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды оештырды. Төзелеш эшләрен «Акташ» оешмасы башкарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100