news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» дигән фәнни-гамәли конференция үтә

Конференциянең төп максаты — Чистай өязендә туып үскән мәшһүр татар-хатын кызларының милләтне саклап калу, халыкны укымышлы, белемле итү юлында башкарган эшләрен күрсәтү.

Казанда «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» дигән фәнни-гамәли конференция үтә

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

Конференция «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татарстан Республикасының «Сириус» хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү» региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.

Конференциянең төп максаты — Чистай өязендә туып үскән мәшһүр татар-хатын кызларының милләтне саклап калу, халыкны укымышлы, белемле итү юлында башкарган эшләрен күрсәтү. 

Конференциядә Чистай өязе кызлары Хәдичә Ямашева-Таначева, Абруй Сәйфи, Фатыйма-Фәридә Вагапова-Нәүрүзова, Сания Гыйффәт, Ләбибә Хөсәения, Сәгадәт Исхакый-Чагатай, Илһамия Туктарова- Богданович, Өммегөлсем Камалова-Акчурина, Рабига Хәкимова, Вера Минкина, Рәйсә Ишморатова, Зәйтүнә Мәүлүдованың башкарган эшләре, тормыш юллары хакында галимәләребез чыгыш ясаячак.

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында (Казан шәhәре, Батурин урамы, 7А) узачак. Конференция үз эшен 10.00 сәгатьтә башлап җибәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100