news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Татарстан укучылары өчен чыгарылыш кичәләре үткәрергә мөмкин

«Кафеда бер сыйныф бәйрәм итә икән, залда башкалар булмасын иде», — диде Любовь Авдонина.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен тантаналы чаралар үткәрүне тыю өчен нигез юк. Бу хакта «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган ел чыгарылыш кичәләре һәм аттестатларны тантаналы тапшыру үткәрелмәде диярлек, кайбер чикләүләр булды. Бүген без чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестатлар тапшыру буенча тантаналы чаралар уздыруны тыю өчен нинди дә булса чикләүләр күрмибез. Бу чараларны үткәрү мөмкин дип саныйбыз, — диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, мәктәпнең актлар залы санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгәндә, чыгарылыш укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны сыйдыру мөмкинлеге бирә.

«Гадәттә кафеда яки ресторанда үткәрелә торган чыгарылыш кичәсен оештыру өчен бүгенге көндә гамәлдә булган кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Әгәр бер сыйныф бәйрәм итә икән, залда башкалар булмасын иде. Барлык тиешле профилактика чараларын үтәргә кирәк», — дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100