news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Премьер-министр КНИТУ-КАИ коллективына ректор вазифасын башкаручыны тәкъдим итте

2007-2010 елларда Тимур Алибаев Яңа Савин районы хакимияте башлыгы була, ә 2010 елдан 2021 елга кадәр Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы вазифасын башкара.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»).Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ректор вазисын башкаручы Тимур Алибаевны КНИТУ-КАИ коллективына югары уку йортының гыйльми советы утырышында тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Университетның попечительләр советы рәисе, Премьер — министр, шулай ук мәгариф учреждениесенең югары квалификацияле кадрлар әзерләвен һәм профессиональ укытучылар коллективы булуын искәртте. Иң мөһиме — алга таба хәрәкәтне дәвам итү, диде Песошин.

 Моннан тыш, хәзерге вакытта КНИТУ-КАИның попечительләр советы утырышын әзерләү буенча эш алып барыла, анда яңа бурычлар куелачак һәм югары уку йорты үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу булачак, дип искәртте Татарстан Премьер-министры.

 Чарада шулай ук 2013 елдан бирле университетны җитәкләгән Альберт Гыйльметдинов катнашты. Ул университет коллективына ышаныч һәм уртак эш өчен рәхмәт белдерде.

 Алексей Песошин экс-ректорга күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанда мәгариф үсешенә зур өлеш кертүе өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. ТР Премьер-министры уку йортының яңа җитәкчесе Тимур Алибаевка уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

 2007-2010 елларда Тимур Алибаев Яңа Савин районы хакимияте башлыгы була, ә 2010 елдан 2021 елга кадәр Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы вазифасын башкара.

Алдан РФ фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков 12 майдан Тимур Алибаевны А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты — КАИ ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100