news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел мәктәпне тәмамлаучылар биш югары уку йортына ун гариза бирә ала

20 июньнән документларны тапшырырга мөмкин булачак һәм аларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итә.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Быел чыгарылыш сыйныф укучылары биш университетка унга кадәр гариза бирә алачак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Без абитуриентларның әзерлек юнәлешләрен сайлау мөмкинлекләрен киңәйттек. Әгәр алдагы елларда абитуриентлар өч белгечлек һәм юнәлеш буенча биш югары уку йортына керү өчен гариза бирергә хокуклы булса, быелдан укырга керүчеләр биш университетка унга кадәр гариза бирә алачак», — дип сөйләде министр.

Фальков абитуриентлар югары уку йортларына керү өчен документларны көндезге һәм читтән торып укуга тапшыра ала, диде. «Быел без традицион срокларга әйләнеп кайтабыз. Инде 20 июньнән документларны тапшырырга мөмкин булачак һәм аларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100