Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
175нче гимназия укучыларының ата-аналары төп дәүләт имтиханнарын кичектерүне сорый
Татарстан Мәгариф министрлыгы бу хәлне шәрехләүдән баш тартты.
(Казан, 14 май, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). 175нче гимназия укучыларының ата-аналары атыштан соң балалар әле дә стресс хәлендә булуын әйтә. Аларның сүзләренчә, балалар «мәктәп» сүзеннән үк курка.
«Минем кызымның кан басымы 160/90. Алар бинага керергә курка, тавышка сискәнәләр һәм каты елыйлар. Аларда истерика», — дип сөйли аналарның берсе.
Ата-аналар төп дәүләт имтиханнарын быел аларның балалары өчен гамәлдән чыгару һәм билгеләр буенча уку елына йомгак ясау инициативасы белән чыкты. Моннан тыш, алар укучыларны дистанцион укуга күчерүне сорадылар. Алар шундый үтенеч белән Татарстан Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иттеләр. Алар үз хатларын Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменә юллады.
«Безнең барыбыз өчен дә бу билгеләр кирәкми, чөнки алар балаларның чын белем дәрәҗәсен күрсәтә алмаячак. Психологлар эшли, әмма бу хәлне хәтердән бернинди психолог та сызып ата алмый. Димәк, коронавирус тыныч вакытта мәктәптә атышка һәм шартлауларга караганда куркынычрак була? Ул күрше сыйныфтагы таныш балалар үлеменнән куркынычракмы?» — дип белдерде тугызынчы сыйныф укучыларының берсенең әбисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз