news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә гомуми тәнәфесләр булмаячак

Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сакланган шартларда сыйныфта укучылар саны мөмкин кадәр киметеләчәк.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә, Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сакланганлыктан, гомуми тәнәфесләр үткәрелмәячәк. Роспотребнадзор шундый тәкъдимнәр әзерләгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Тәнәфес вакытында һәм саф һавада йөргәндә төрле сыйныфларда (төркемнәрдә) укучылар һәм тәрбияләнүчеләрнең үзара аралашуына юл куймаска», - диелә документта.

Моннан тыш, тәнәфес вакытында бүлмәләргә дезинфекция үткәрү зарур. Белем бирү учреждениесе ачылыр алдыннан шулай ук дезинфекция үткәрергә, бинаны яхшылап җыештырырга кирәк. Мәктәпкә керә торган урында антисептиклы дозатор куелырга тиеш.

Роспотребнадзор шулай ук массакүләм чаралардан баш тартырга һәм сыйныфта укучылар санын мөмкин кадәр киметергә тәкъдим итә.

«Татар-информ» агентлыгы быел чыгарылыш сыйныф укучыларының ике фәннән генә БДИ тапшырачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot