news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кравцов: Мәктәп укучылары укырга керү өчен кирәкле барлык имтиханнарны тапшыра алачак

Югары уку йортлары БДИның кайсы фәннәрен кабул итүне үзләре хәл итә.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортына керү өчен сайлап алган барлык фәннәрдән дә БДИ тапшыра алачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Мәгариф министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, укучылар ел башында ук нинди предметлардан имтихан тапшырачакларын ачыклаганнар. «Монда бернинди чикләүләр булмаячак. Сүз чыгарылыш сыйныф укучыларының сайлау буенча еш кына нәкъ менә ике фәнне тапшырулары турында бара. Кайвакыт өч яки дүрт предмет була. Әмма кыскарту турында сүз бармый, - дип ачыклык кертте ул. - Чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыру өчен күпме имтихан сайлаган булса, шул кадәр кала да».

Кравцов югары уку йортлары БДИның нинди предметларын укырга керү сынаулары дип санавын үзләре хәл итә, дип өстәде. «Әгәр уку йорты өч имтихан билгели икән, димәк, БДИ нәтиҗәләрен өч имтихан буенча китерергә кирәк булачак. Барлык укучылар өчен тиешле шартлар тудырылачак», - диде ул.

Гомумән алганда, быел Россия буенча 797 меңгә якын кеше БДИ тапшырырга планлаштырган.

Элегрәк Россия Мәгариф министрлыгында БДИ кысаларында мәҗбүри фәннәрне (рус теле һәм математика) уздыру планлаштырылмый, дип белдергәннәр иде. Быел БДИны югары уку йортларына керергә теләгән унберенче сыйныф укучылары гына тапшырыр дип көтелә. Калган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестатка уку елы нәтиҗәләре буенча бәяләр куелырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100