news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердәм дәүләт имтиханы 19 июньнән соң үткәрелергә мөмкин

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибен аңлатты.

Бердәм дәүләт имтиханы 19 июньнән соң үткәрелергә мөмкин

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханын 19 июньнән соң яисә аннан соңрак вакытта үткәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Рособрнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Имтихан үткәрү көннәре буенча ахыргы карар эпидемиология вазгыяте үсешен исәпкә алып кабул ителәчәк. БДИ ил буенча бердәм расписание нигезендә узачак. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да югары уку йортына керү өчен кирәкле имтиханнарны тапшыру мөмкинлеге булачак», — диелә хәбәрдә.

Ведомствода быел БДИны югары уку йортларына укырга керергә теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырачак, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, төп дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк. Аттестатларны 9 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да ел нәтиҗәләре нигезендә алачак.

Имтихан үткәрү пунктларына кергәндә барлык оештыручылар һәм катнашучыларның температурасын үлчиләр, аудиторияләр алдан дезинфекцияләнәчәк. Чыгарылыш сыйныф укучыларын утырту 1,5 метрдан да ким булмаган дистанцияне исәпкә алып оештырылачак. Рус теле буенча иң күп кеше катнашучы БДИны ике көнгә бүлү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100