news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Автомәктәпләргә теоретик дәресләрне дистанцион рәвештә үткәрергә тәкъдим иттеләр

Гамәли дәресләр социаль дистанцияне үтәп һәм шәхси саклану чараларын кулланып үткәрелергә мөмкин.

Автомәктәпләргә теоретик дәресләрне дистанцион рәвештә үткәрергә тәкъдим иттеләр

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан соң автомәктәпләрнең эш тәртибен аңлатты. Ведомство, аерым алганда, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, теоретик дәресләр үткәрергә тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТР Министрлар Кабинетының 10 майдагы карары нигезендә төрле категориядәге транспорт чараларын йөртүчеләрне һөнәри укыту өлешендә чикләүләр каралмаган, дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

«Автомәктәпләр мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы учреждениеләр түгел. Аларның күбесе -шәхси, - диделәр ведомствода. - Шул ук вакытта кайбер чикләүләр билгеләнүгә бәйле рәвештә, белем бирү оешмаларының үз программаларын тормышка ашырганда төрле технологияләр, шул исәптән дистанцион белем бирү технологияләре һәм электрон укытуны куллана алуы турында хәбәр итәбез».

Әмма бу теоретик дәресләрне көндезге формада үткәрергә ярамый дигән сүз түгел, диделәр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

«Теоретик дәресләрне гамәлгә ашыру «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында»гы Федераль закон таләпләрен исәпкә алып, яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чараларын үтәгәндә мөмкин», — дип әйттеләр матбугат хезмәтендә.

Министрлыкта шулай ук практик дәресләр (транспорт чараларын йөртү) социаль дистанцияне саклауны исәпкә алып һәм шәхси саклану чараларын кулланып үткәрелергә мөмкин, диделәр. Моннан тыш, транспорт чарасында машина йөртүчеләргә кандидатларның санын һәм вакытын минимальләштерү буенча чаралар күрергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot