news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда беренче сыйныфка балаларны кабул итү мәсьәләләре буенча туры эфир булачак

Онлайн-очрашуда Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясаячак.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең инстаграм-аккаунтында беренче сыйныфка балаларны кабул итү мәсьәләләре буенча туры эфир булачак. Турыдан-туры трансляция 16.00 сәгатьтә башлана.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова модератор булачак. Очрашуда Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов катнаша.

Туры эфир тәмамланганнан соң 17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр гражданнарны тематик кабул итү булачак. Алдан теркәлү кирәк. Мөрәҗәгатьне калдыру яки өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 843 238 1000 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Татарстанда яшәүчеләр шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-201-16-00 телефоннары буенча («Минем депутат» порталы) һәм op@tatarstan.er.ru электрон почтасына үз сорауларын җибәрә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100