Рособрнадзор БДИ һәм ГИА-9 үсеш стратегиясен әзерли

Документ 5 елга РФ дә билге кую процедурасы киләчәген билгели

  (Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов белдергәнчә, ведомствода биш елга Россия мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханы, Дәүләт йомгаклау аттестациясе-9 һәм бөтенроссия тикшерү эшләренең киләчәген билгеләүче документ әзерлиләр, дип яза «Интерфакс».
“Якын арада РФ дә билге кую процедурасын үстерү стратегиясен тәкъдим итәбез. Хәзер без аларны әзерлибез, экспертлар белән фикер алышабыз һәм 3-5 елда билге кую процедурасының ничек узуы турында тулы күзаллау тәкъдим итәргә телибез”, - диде Кравцов журналистларга.
Стратегия “билге кую процедураларында Бердәм дәүләт имтиханы, 9 сыйныфларның йомгаклау аттестациясе, мәктәпкәчә, башлангыч мәктәптә, төп мәктәптә белем бирүне тикшерүнең нинди урын алуын” билгелиячәк.
Бүген башлангыч мәктәптә белем бирү сыйфаты буенча илкүләм тикшеренүләр уза,  РФ нең 80 төбәгендә, шул исәптә Кырымда 70 меңнән артык укучы катнаша. Белем бирү сыйфатын илкүләм тикшеренүләре мәктәптә бирелә торган белем сыйфатын анализлау һәм бәяләү максатыннан үткәрелә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт белем бирү сыйфатын илкүләм тикшеренүләр кысаларында узган елның 28 октябрендә 5-7 сыйныфлар өчен математика буенча беренче тапкыр бөтенроссия контроль эш үткәрде. Контроль эш нәтиҗәләре буенча катнашучыларның 10-25 проценты предметны тирәнтен өйрәнүгә сәләтле булуы ачыкланды, әмма җитди кыенлыклар кичерүче укучылар да бар.