Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: Полилингваль комплекс төзүдә вак-төяк булырга тиеш түгел
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Казан шәһәрендә беренче күптелле белем бирү комплекслары объектлары төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Казанда төзелә торган беренче күптелле белем бирү комплексы 1 сентябрьгә тапшырылырга тиеш, бу эштә бернинди вак-төяк булырга тиеш түгел. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев комплекс объектларын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәдә белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев Бондаренко урамындагы 1224 укучыга исәпләнгән полилингваль мәктәп төзелеше барышы белән танышты. Бина эчендә аңа уку класслары интерьерларының һәм булачак мәктәп коридорының өч вариантын тәкъдим иттеләр.
Шулай ук Бондаренко урамындагы күптелле белем бирү комплексы һәм Бичурин урамындагы 165нче мәктәп территориясендә инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча билингваль мәктәп дизайны эскизларын күрсәттеләр. Апрельдә мәктәп бинасын реконструкцияли башлыйлар.

«Без — беренче эш башлаучылар. Бөек Җиңүнең 75 еллык, Татарстанның 100 еллык юбилее елында башкаланың беренче комплексын быелның беренче сентябренә матур итеп тапшырырга тиешбез. Хәзер без йомгаклау этабына керәбез, шуңа күрә вак-төякләр юк һәм булырга тиеш тә түгел», — диде Шәймиев комплекс белән танышканнан соң.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз