news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Имтиханны IX сыйныфтан соң урта махсус уку йортларына керергә ниятләгән мәктәп укучылары өчен генә калдырырга ниятлиләр.

Дәүләт Думасында Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турында закон проекты әзерлиләр. Бу хакта «Известия» газетасы Думаның мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцевка сылтама белән хәбәр итә.

Имтиханны IX сыйныфтан соң урта махсус уку йортларына керергә ниятләгән мәктәп укучылары өчен генә калдырырга тәкъдим итәләр. Алга таба ул бөтенләй гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгаруны күздә тоткан закон проекты быелның март-апрель айларында парламентның түбән палатасы каравына тапшырылачак, дип хәбәр итте Максим Зайцев. Депутат фикеренчә, Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары реаль белемнәрне түгел, ә әзерлек нәтиҗәсендә алынган күнекмәләрне бәяли. Аны Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Илкүләм ата-аналар комитеты башлыгы Ирина Волынец та хуплады.

«Әлеге имтиханнарга әзерләнү һәм фән буенча тирән системалы белемнәр – болар икесе ике әйбер», - диде Ирина Волынец.

Максим Зайцев сүзләренчә, үз тәҗрибәңә һәм чит ил практикасына таянып имтиханга альтернатива булдырырга кирәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзор) хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару ихтыяҗын күрмиләр һәм аны гамәлдән чыгарган очракта күрсәткечләр түбәнәергә мөмкин дип фаразлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100