Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы: Балага карата әдәпсез мөгамәлә педагогик әхлакка каршы килә
Министрлык Чаллы мәктәбендә баланы ашханәгә кертмәү очрагына карата үз мөнәсәбәтен белдерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Балага карата булган әдәпсез мөгамәләне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында ярамый торган эш һәм педагог әхлагына каршы килә дип саныйлар. Чаллыда 13 нче мәктәптә педагогларның баланы ашханәгә кертмәү очрагын министрлык “Татар-информ” агентлыгына шулай дип шәрехләде.
“Хәзерге вакытта мәктәптә әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау буенча хезмәт тикшерүе бара. Тикшерүдән соң тиешле чарарлар күрү өчен карар кабул ителәчәк”, - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
“Россия Федерациясендә белем бирү” турындагы федераль закон буенча педагог хокук, әхлак һәм этика нормаларын сакларга, профессиональ этика таләпләрен үтәргә, укучыларны хөрмәт итәргә тиеш, диделәр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз