news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Көек авылы лицее укучысы Бөтенроссия конкурсында 30 мең сум акча отты

Алар социаль челтәрләр өчен актуаль булган төрле виртуаль хәлләрдә рус телен куллану үзенчәлекләрен өйрәнү буенча проект якладылар.

Питрәч районы Көек авылы лицее укучысы Бөтенроссия конкурсында 30 мең сум акча отты

(Питрәч, 13 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). Питрәч районы Көек авылының «Алгоритм» технологик лицееннан татар теле укытучысы Алсу Насыйбуллина 5нче сыйныф укучысы Нигора Солтанкулова белән зур уңышка ирештеләр. Җиңүче Нигора Солтанкулова 30000 сум күләмендә акчалата бүләк алды.

Алар «Русча реаль һәм виртуаль» Бөтенроссия белем бирү проектлары конкурсында катнаштылар. Социаль челтәрләр өчен актуаль булган төрле виртуаль хәлләрдә рус телен куллану үзенчәлекләрен өйрәнү буенча проект якладылар.

Нәтиҗәдә, безнең район укучысы 5-8 сыйныф укучылары арасында «Виртуаль дустанә рус теле» номинациясендә беренче урынны яулады. Бүләкләү Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә узды.

Конкурс М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика университетында үткәрелде. Анда мигрантлар гаиләләреннән килгән балалар катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100