news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алия Әһлиуллина «Ел студенты – 2021» милли премиясендә «Гран-при»га лаек булды

Премиядә илнең 69 төбәгеннән барлыгы 400 студент катнашты.

Алия Әһлиуллина «Ел студенты – 2021» милли премиясендә «Гран-при»га лаек булды
https://minmol.tatarstan.ru

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан студенты Алия Әһлиуллина һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Ел студенты — 2021» Россия милли премиясендә «Гран-при»га лаек булды.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә Россия Яшьләр берлеге һәм «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының уртак проекты — һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Ел студенты» Россия милли премиясенең җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Өч көн дәвамында финалистлар 10 номинациядә («Ел профессионалы», «Елның укучылар советы рәисе», «Ел җәмәгать эшлеклесе», «Ел старостасы», «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Елның иреклеләр берләшмәсе», «Елның патриотик берләшмәсе», «Елның студентлар клубы», «Елның студентлар медиасы») җиңү өчен көрәште.

Премиядә илнең 69 төбәгеннән барлыгы 400 студент катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot