Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты старт ала
Ярышлар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге, Казан төзелеш көллияте, Казан педагогика көллияте, Казан ярминкәсе һ.б. мәйданчыкларда узачак.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты старт ала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел ярышлар 83 - «Ворлдскиллс» һәм 53 «Ворлдскиллс Яшүсмерләр» компетенцияләре буенча үткәрелә.
Һөнәри осталык чемпионаты 7 декабрьгә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге, Казан төзелеш көллияте, Казан педагогика көллияте, Казан ярминкәсе һ.б. мәйданчыкларда узачак.
Ярышлар эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә һәм осталык күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Һөнәри ориентация эше кысаларында чемпионат мәйданчыкларына 15 мең өлкән сыйныф укучысы һәм студентлар килер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз