news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп формасына таләпләр кертү вәкаләтләре Мәгариф министрлыгына күчәргә мөмкин

«Мәгариф турындагы» законга үзгәрешләр кертү ниятләнә.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәктәп формасына бертөрле таләпләр кертү вәкаләтләре Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына күчәргә мөмкин. «Мәгариф турындагы» законның 9 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче һәм өченче укылышта каралачак.

Хәзерге вакытта «Мәгариф турындагы» Законның 9 нчы маддәсенең 2 нче часте буенча, мәктәп укучылары киемнәренә типлы таләпләр ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана. Законга үзгәрешләр кабул ителеп, бүген гамәлдә булган, 2013 елның 29 июленнән чыккан 527 нче Министрлар Кабинеты карары гамәлдән чыгарылачак.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, мәктәп формасына таләпләр кертүне Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкаләтләренә күчерү төрле мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә булышачак.

«Без таләпләргә үзгәрешләр кертергә тиеш булачакбыз. Анда СанПин таләпләрен исәпкә алып, мәктәпләрдә бәйрәм, спорт, көндәлек киемнәргә таләпләр күрсәтеләчәк. Юбка озынлыгы, фасоны билгеләнәчәк, ләкин тукымадагы шакмак яки сызык төсен күрсәтмибез. Һәр мәктәп үзе сайлый ала анысын. Безнең таләпләр нигезендә, мәктәпләр форма буенча өстәмә үз актларын кабул итәчәк», — дип белдерде Алсу Әсәдуллина.

Ул хәзерге яңа СанПинда бернинди төгәл таләпләр булмавын искәртте. Ә 2021 елның 1 гыйнварына кадәр юбка озынлыгы, аяк киеме үкчәсе биеклеге — бөтен саннар күрсәтелгән булган. «Без барыбер яңа таләпләр кертәчәкбез», — диде. Алсу Әсәдуллина сүзләренчә, матди чыгымнарны исәпкә алу шарт итеп куелачак. «Күп балалы, аз керемле гаиләләр бар. Билгеле бер форма шул социаль аермалыкларны кыскарту өчен кертелә дә инде», — диде.

Проектны хуплап, комитет әгъзалары Дәүләт Советы утырышында беренче һәм өченче утырышта карарга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100