news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә дистанцион уку кертүне планлаштырмый

Мондый хәбәрләр социаль киеренкелек китереп чыгаруга чираттагы провокация омтылышы гына дип саныйлар ведомствода.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында илдәге мәктәпләрне читтән торып укуга күчерергә җыенмый. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС.

«Министрлыкта даими нигездә дистанцион укытуны кертү буенча бернинди планнар да юк. Ә мондый хәбәрләр — социаль киеренкелек китереп чыгару өчен чираттагы провокация омтылышы гына», — дип хәбәр итте матбугат хезмәте.

Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә интернетта даими нигездә дистанцион укыту турындаялган хәбәрләр пәйда булган.

«Бүген ата-аналар чаты — аралашу өчен әһәмиятле мохит һәм аларның популярлыгы безнең гражданнарның мәгариф мәсьәләләре белән кызыксынуын яхшы күрсәтә. Ләкин анда, билгеле сәбәпләр буенча, шушындый имеш-мимешләр барлыкка килергә мөмкин. Безнең кайнар элемтә белгечләре һәм экспертлары һәрвакыт элемтәдә, шулай ук безнең мәгълүмати ресурслар актуаль һәм тикшерелгән мәгълүмат белән һәрвакыт тулыланып тора», — диде мәгариф министры Сергей Кравцов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100