news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан медицина университеты дистанцион укуга күчү турында мәгълүматны кире какты

Кафедраларга боерыкның проекты гына җибәрелгән булган.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты дистанцион укуга күчү турында мәгълүматны кире какты. Бу хакта югары уку йортының «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр ителә.

«Хөрмәтле коллегалар, кафедраларга 2426 нче боерыкның проекты җибәрелде. Аның эчтәлеге дөрес аңлатылмаган һәм ул кулланылырга тиеш түгел. Стандартның гамәлдәге варианты буенча эшләүне дәвам итәбез», — диелә университетның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәзер югары уку йорты ректоры боерыгы буенча, университетта электрон мәгълүмати-белем бирү мохитендә эшләү белән беррәттән студентлар һәм укытучыларның аудиториядә эше дәвам итәчәк. Шул ук вакытта фәнни-гамәли, мәдәни һәм башка массакүләм чаралар бу ел ахырына кадәр онлайн-форматта узачак.

Башка боерык нигезендә, 65 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләргә читтән торып эшләү режимына күчү киңәш ителә.

Алдарак «Татар-информ» Казан дДәүләт медицина университеты 13 октябрьдән дистанцион укуга күчә дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100