news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мэры исемендәге стипендиягә фәнни эшләр кабул ителә

Бәйгедә катнашучыларның узган уку елындагы билгеләре бары тик яхшы булырга тиеш.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Балалар һәм яшьләр эшләре буенча шәһәр комитеты Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләрен алуга фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр кабул итү башлады. Бу турыда шәһәр мэриясенә сылтама белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан мэрының исемле стипендиясен алу, фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашу өчен 30 яшькә кадәрге кешеләрне чакыралар.

Болар - студентлар; вуз яки фәнни оешма аспиранты; интерн; клиник ординатор; дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләүче Казан яшьләр иҗтимагый оешмасы белгече булырга мөмкин.

Бәйгедә катнашучыларның узган уку елындагы билгеләре бары тик яхшы булырга тиеш һәм академик бурычлары,  фәннәр кандидаты дәрәҗәсе булмаска тиеш.

Эшләрне тапшыру өчен 28 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot