news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең югары уку йортлары дистанцион укуга күчерелми

Министр урынбасары сүзләренчә, югары уку йортларында һәм тулай торакларда авыру йоктыручылар саны сизелерлек арту күзәтелми

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең барлык уку йортлары да гадәти режимда эшли башлады. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Әлегә ковид йоктыручыларның кискен арту очрагы юк, һәр көнне күзәтәбез», ди Россия фән һәм югары белем бирү министрының урынбасары Дмитрий Афанасьев.

Министр урынбасары сүзләренчә, югары уку йортларында һәм тулай торакларда авыру йоктыручылар саны сизелерлек арту күзәтелми, дистанцион укуга күчерү планы юк.

«Без кризис вазгыятьләрен җиңәргә өйрәндек. Әлегә көтелмәгән хәлләр юк, югары уку йортлары эшли», диде Дмитрий Афанасьев.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100