Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбәнкамалылар булачак мәктәп һәм яңа балалар бакчасы өчен исемнәр сайлады
Халыкка уңайлы булсын өчен тавыш бирү 90нчы балалар бакчасы базасында оештырылды, анда сайлау участогы урнашкан.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Татарстан Президентын сайлау, Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлау һәм муниципаль сайлаулар белән беррәттән, 34 нче микрорайонда тагын бер гадәти булмаган тавыш бирү узды. Микрорайонда яшәүчеләр булачак мәктәп һәм яңа балалар бакчасы өчен исемнәр сайлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Балалар бакчасы өчен «Балачак», «Умка», «Эврика», «Киләчәк» һәм «Карандаши» исемнәре тәкъдим ителде, ә балалар бакчасына — «Платформа 38», «Сфера 38», «Мир 38», «Идея 38», «Стиль 38».
Халыкка уңайлы булсын өчен тавыш бирү 90нчы балалар бакчасы базасында оештырылды, анда сайлау участогы урнашкан.
Оештыручылар сүзләренчә, микрорайонда яшәүчеләр уку йортлары өчен исем сайлау идеясенә уңай караган. Балалары булган кешеләр аеруча активлык күрсәткән.
Лилия Мәхмүтова бер яшьлек кызы Аня белән килгән. Ул «Эврика» исеме өчен тавыш биргән.
Исегезгә төшерик, объектлар төзелеше «Татнефть» компаниясе акчасына 2021елда 34нче микрорайонда алып барылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз