news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 531 мәктәп янгын куркынычсызлыгына тикшерү узды

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе вәкилләре 74 объектта тәртип бозу очракларын тапкан.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 12 августка Татарстанның 531 мәктәбе яңа уку елына янгын куркынычсызлыгы торышы тикшерүен узды, бу гомуми санның 40 процентын тәшкил итә. 74 белем бирү учреждениесендә тәртип бозулар ачыкланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«12 августка 531 мәктәп кабул ителгән. Тикшерү нәтиҗәсендә күзәтчелек эшчәнлеге органнары күрсәтмәләре буенча үтәүгә 1407 чара тәкъдим ителгән, шуларның 745е бетерелгән (53 процент)», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү һәм хәбәр итү системасының төзек булмавы яисә автомат янгын сигнализациясе системасы булмау, шулай ук эвакуация юлларының канәгатьләнмәслек торышы һәм беренчел янгын сүндерү чаралары җитмәү очраклары аеруча еш күзәтелгән.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен 272 вазифаи һәм 14 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган.

Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү өчен республиканың барлык муниципаль районнарында ведомствоара комиссияләр булдырылган, алар белем бирү учреждениеләрен тикшерү белән шөгыльләнә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәпләрнең эше ничек үзгәрәчәген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100